

Районның барлык мәктәпләрендә дә яңа уку елына әзерлек бара. Шул исәптән бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Чакмагыш гимназиясендә булып, белем йортының яңа уку елына әзерлеген карады, башкарылган эшләр белән танышты. Биредә яңа уку елына барлык шартлар да тудырылган. Мәктәп территориясендә, бакчада тәртип, сыйныф бүлмәләре дә укучылар килгәнне көтә. – Яңа уку елы башлануга санаулы гына көннәр калды. Безнең гимназия яңа уку елына тулысынча әзер. Җәйге каникул вакытында барлык кабинетларда да косметик ремонт үткәрелде, укучыларга белем алу өчен барлык тиешле шартлар да бар. Быел беренче сыйныфка 96 укучыны көтәбез. Педагогик коллективыбыз да тулысынча формалаштырылган. Укучыларыбызга калган каникул көннәрен яхшы һәм файдалы итеп үткәрүләрен телим һәм 1 сентябрьдә мәктәбебездә көтеп калабыз, – диде гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин. Бу хакта тулырак киләсе санда.