ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
9 август 2023, 06:10

Хуҗабикәләр сандыгына

Хөрмәтле хатын-кызлар кышка яшелчә-җимешләрдән запаслар әзерли башладыгызмы әле? Кем ниләр әзерли? Бездән сезгә - солянка рецепты, сез дә үз серләрегез белән бүлешсәгез иде.

Хуҗабикәләр сандыгынаХуҗабикәләр сандыгына
Хуҗабикәләр сандыгына

Өй шартларында солянка 2 килограмм кәбестә, 2 килограмм помидор,1 килограмм суганны турыйбыз , 1 килограмм кишерне кыргычта кырабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә( шт) кара борыч, 5 лавр яфрагы салып, 1 сәгать пешерәбез. Стерильләнгән банкаларга тутырып, ябып куябыз. Кыш көне менә дигән ризык булачагы бәхәссез. “Вконтакте” социаль челтәренең Буа кызлары төркеменнән алынды

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас