ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 август 2023, 12:35

Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар

Районыбыз басу-кырларында кызу эш чоры дәвам итә, техника гөрөлтесе тукталып тормый.

Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнарТургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар
Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар

Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар Районыбыз басу-кырларында кызу эш чоры дәвам итә, техника гөрөлтесе тукталып тормый. Быелгы бик үк уңай килмәгән һава шартларында зур көч һәм тырышлык салып үстерелгән яңа уңышның бөртеген дә югалтуга юл куймый, вакытында җыеп алырга омтыла республика күләмендә алдынгы булган Чакмагыш игенчеләре. Районыбызда дистә еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традициягә быел да тугры калып, авыл мәдәният йортларының сәхнә осталары басуларга чыга, кыр эшчәннәренә күңелле ял минутлары бүләк итеп, җыр-моңнары, дәртле биюләре белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәткә рухландырып кайта. Быел бу күркәм гамәлне беренчеләрдән булып Тайняш авыл мәдәниәт йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләрен берләштергән “Урожай” агитбригадасы әгъзалары башлады. Алар “Герой” хуҗалыгы комбайнчылары белән водительләре хезмәт салган басуга барып, эшчәннәр төшке ашка туктаган арада чыгыш ясады. Моңлы көйләр һәм дәртле биюләр, ил табыны муллыгын тәэмин итүче игенче хезмәтенә багышланган шигъри юллар беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш кул чабулар белән озатылды. “Һәркайсыбыз механизаторлар хезмәте бер заманда да җиңел булмавын яхшы беләбез. Шуңа да урып-җыю чорында басу уңганнарына көч-дәрт биреп, аларның төшке ашларын ямьләп, яхшы кәеф бүләк итәргә омтылабыз”, – ди бу хакта Тайняш мәдәният йорты мөдире Илдар Хәмидуллин.

Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар
Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар
Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар
Тургай моңына кушылып, яңгырады җыр-моңнар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас