

“Әгәр укытучы үз эшен генә яратса, ул яхшы мөгаллим булачак. Әгәр укытучы укучыны әтисе, әнисе кебек яратса, ул әйбәт булачак. Әгәр инде укытучы күңелендә эшенә һәм балаларга яратуны берләштерсә, ул – камил, чын укытучы булачак”. Бөек рус язучысы Лев Толстойның шушы сүзләре Чакмагыш беренче урта мәктәбе педагогы һәм остазы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Р.И. Мостафина хакында язылган кебек, аны тасвирлый. Рәзимә Ис- мәгыйль кызы — бай педагогик тәҗрибә, зур белем күләме һәм укучыларга белем бирү процессына җанын-тәнен биреп эшләүне үзендә берләштергән педагогларның берсе. Аның кебекләр турында яраткан эшенә бар булмышын багышлап, “янып эшли”, диләр. Укытучының педагог осталыгын һәм оештыру сәләтен бернинди разрядлар һәм квалификацияләр бе- лән дә бәһалап булмый. Аларны гади генә – баш хәрефләр белән язылган Укытучы, камил укытучы һәм остаз, диләр. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Рәзимә Исмәгыйль кызы 1998 елда Чишмә районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эш башлый. Хезмәтенең тәүге елларында ук ул үзенең педагог осталыгын “Районның ел укытучысы-2000” һөнәри конкурсында дәлилли. Тәҗрибәле укытучылар белән көч сынашкан яшь белгеч ул бәйгедә икенче урынны яулый һәм Чишмә районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2011 елда ул эшчәнлеген районыбызның Митрә-Әюп мәктәбендә дәвам итә. Мәктәп директорының тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары аңа оештыру һәм белем, тәрбия бирү процессында уңайлы мохит булдыру сәләтен камилләштерергә булышлык итә. Бүгенге көндә Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина Чакмагыш беренче урта мәктәбендә хезмәт сала, югары белемгә һәм югары квалификация категориясенә ия, мәктәптә остаз һәм “Башкортстан- ның ел укытучысы” республика конкурсының зур жюри әгъзасы булып тора. Рәзимә Исмәгыйль кызы даими иҗади һәм һөнәри эзләнү эшчәнлеген алып бара. Ул инновация технологияләре буенча башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен материаллар тупланган авторлык җыентыкларын нәшер итте. Моннан тыш, укытучы ел саен фәнни-гамәли конференцияләрдә докладлар һәм осталык сәгатьләре белән чыгыш ясый. Аның эш тәҗрибәсе һәрвакыт Русиядә – Укытучы һәм остаз елы Республиканың иң яхшы остазы безнең район үзәге мәктәбендә эшли Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективы. фәһемле. М.Горький билгеләвенчә, һәр баланың күңелендә күзгә күренмәгән кыллар бар, оста кул белән тотынганда алар матур итеп чыңлый башлый. Рәзимә Исмәгыйль кызы һәр баланың күңелендә шундый кылларны оста итеп таба белә. Ул вакыты һәм көче белән исәпләшми, аларга бар күңелен бирә. Яхшы педагог, үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле җитәкче яшь чакмагышлыларның берничә буынын мөстәкыйль тормышка әзерләде. Рәзимә Исмәгыйль кызы турында алдан күрә белүче һәм игътибарлы педагог, югары тактка ия һәм хезмәттәшләре арасында да, укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында да лаеклы абруй белән файдаланган педагог, диләр. Хезмәттәшләре белән бергә ул һөнәри конкурсларда, конференцияләрдә, семинарларда, форумнарда актив катнаша. Командада эшләү ул остаз булган һөнәрдәшләренә педагог эшчәнлегендә уңышларга ирешергә, билгеләнгән макстатларына омтылырга ярдәм итә. Рәзимә Исмәгыйль кызы башлангыч сыйныф укучылары арасында оештырылган төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга җиңүчеләрне һәм призерларны актив рәвештә әзерли. Гагарин Кубогына үткәрелгән республика олимпиадасында аның укучылары ел саен передмет олимпиадалары җиңүчедәре һәм призерлары булуга ирешә. Ул берничә ел дәвамында проект эзләнү эшчәнлеге буенча актив эш алып бара. Укучыларның Бөре шәһәрендә үткән “Танып-белү ысулы буларак тикшеренү” республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциясендә аның өч укучысы абсолют җиңүче Гран-при дипломы, янә өчесе – беренче дәрәҗәле, дүртесе – икенче дәрәҗәле, би- шесе өченче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Гомумрусия күләмендәге “Ломоносов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә дүрт укучысы беренче дәрәҗә, икесе – икенче дәрәҗә, дүртесе өченче дәрәҗә дипломантлар булдылар. Халыкара катнашулы гомумрусия конференциясендә Рәзимә Исмәгыйль кызының ике укучысы беренче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде, биш укучы икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Болардан тыш, ел саен аның сыйныфында белем алган малайлар һәм кызлар кече ака- демия каршындагы “Тикшеренү эшчәнлегенә беренче адымнар” укучыларның тикшеренү эшчәнлеге бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче һәм призерлар булалар. Аларның мәкаләләре республика, ил һәм халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр җыентыкларында басыла. Болардан тыш, Рәзимә Исмәгыйль кызының тәрбияләнүчеләре республика һәм Русия күләмендәге иҗади конкурс- лар җиңүчеләре һәм призерлары була. Аның педагоглык осталыгын һө- нәри бәйгеләрдә ирешкән каза- нышлары ачык дәлилли. Алар арасында – “Районның ел укытучысы-2000” конкурсының Мактау грамотасы, “Районның ел укытучысы- 2013” бәйгесенең призер дипломы, Гомумрусия “Башлангыч сыйныфлар укытучысы-2013” конкурсының дипломы, “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучылары-2015” бәйгесендә яуланган җиңүче дипломы, республика күләмендәге “Иң яхшы остаз-2019” һәм “Хатын-кыз – милләт анасы-2019” (“Хатын-кыз – педагог” номинациясендә) бәйгеләренең финалист дипломы, “Иң яхшы санлы дәрес-2019, 2020” республика конкурсы җиңүчесенә төбәк Мәгариф министрлыгы тарафыннан тапшырылган дипломы, 2021 елда ин- новацияле практикалар фестивалендә җиңү яулауны дәлилләгән диплом, 2022 елда “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсының жюри составында эшләгәндәге югары һөнәри оста- лыгы өчен республика Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты, II республиканың “СОТЫ-2022” педагоглар марафонының “Академический подход” номинациясендә рта мәктәбенең математика җиңүче дипломы, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы. Белүебезчә, агымдагы 2023 ел ил күләмендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Нәкъ шушы елда Рәзимә Исмәгыйль кызы “Башкортстан Республикасының белем бирү оешмаларында ос- тазлыкның нәтиҗәле тәҗрибәләре” республика конкурсында районыбызның данын яклады һәм пе- дагоглар бәйгесенең абсолют җиңүчесе булуга иреште. Аның күләмле эш тәҗрибәсе һәм югары һөнәри осталыкка, креатив карашка, инициативалылыкка ия булуы, аралашудагы гадилеге, зыялылыгы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы, искиткеч хезмәтсөярлеге, башкаларга игътибарлы-ихтирамлы булуы аның “Башкортстан Респуб- ликасының иң яхшы остазы” дигән исемгә бик тә лаеклы булуын анык дәлилләде. Рәзимә Исмәгыйль кызының мон- дый зур казанышларга ирешүендә аның якын кешеләренең – гаиләсенең роле бәһалап бетергесез зур. Ул – үрнәкле хатын һәм яхшы әни. Гомер юлдашы Рамил Рәшит улы белән кызлары Нурия һәм уллары Илсурга өлгеле тәрбия биреп үстерергә омтылалар. Быел Нурия Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлады һәм Казан федераль (Идел буе) университетына укырга керде. Ул юриспруденция факультетында белем алып, юрист һөнәрен үзләштерәчәк. Халкыбызда: “Алма агачыннан ерак төшми”, – дигән әйтем бар. Нурия дә, әнисенә ох- шап, күп төрле сәләтләргә ия булып үсә: флейтада, гитарада уйный, бик матур итеп сурәтләр төшерә. Моннан тыш, ул проект эшчәнлеге буенча республика күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә ГРАН-при яулады, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча олимпиада призеры, күп төрле иҗади конкурс- лар җиңүчесе булды. Илсур да уңышлар яулау буенча апасыннан һич калышмый. Ул җиңел атлетика буенча республика бәйгеләрендә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә, конференцияләрдә, олимпиадаларда һәм конкурслар- да җиңүләр яулый һәм призер булуга ирешә. Әлеге вакытта ул зур канәгатьлек белән Чакмагыштагы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнеп, шушы спорт төрендә осталык серләрен өйрәнә. Командадагы уенчылар белән бергә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә район данын яклый. Нурия белән Илсур яхшы тәрбия һәм ныклы белем биргән әти-әниләренә һәм укытучыларга рәхмәтлеләр. Рәзимә Исмәгыйль кызы хезмәттәшләре, укучыларының әти-әниләре, укучылар арасында зур абруйхөрмәт яулады. Чөнки аның тоташ һөнәри юлы – белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегенә чын мәгънәсендә хезмәт итү үрнәге. Мәктәп коллективы аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек, бәхет һәм оптимизм, саекмас энергия һәм педагогик эшчәнлегендә уңышлар белән бергә беренчеләр булуны тели!