ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 август 2023, 04:05

Һөнәри осталыкта көч сынашып

Яңа уку елы башлануга да әз генә вакыт калып бара. Укучылар да, аларны Белем иле буенча озата баручы укытучылар да аңа зур җаваплылык тоеп әзерләнә. Август ае – педагоглар өчен сентябрь кебек үк эш чоры, дисәк тә һич ялгышмабыздыр, мөгаен.

Һөнәри осталыкта көч сынашыпҺөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып

Билгеле булуынча, укытучыларның республика күләмендәге быелгы август киңәшмәсе Уфада «Торатау» Конгресс-холлында 11 августта үтәчәк. Ә аңа кадәр төбәк педагогларының “СОТЫ” дип исемләнгән республика марафоны үтте. Әлеге марафон берничә коммуникацион-белем бирү мәйданчыкларын берләштерә. Аларда педагоглар үз уңышлары һәм казанышлары белән уртаклаша, яңа перспективаларны күзаллый, эрудицияләрен һәм пе- дагогик осталыкларын исбатлый һәм тәҗрибә уртаклаша. Үткән шимбәдә районыбызның педагоглар командасы төбәктә быел өченче тапкыр оештырылган шушы марафонның Янавыл шәһәрендә үткән өченче мәйданчыгында катнашып, лаеклы чыгыш ясады. Бу көнне шушы зонага караган район-шәһәрләрдән килгән 13 укытучылар командасы һөнәри осталыкта көч сынашты. Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева, Гүзәлия Наил кызы Галиева, Лиана Илгиз кызы Мәһәдиева, Илсур Мазһар улы Саматов, Ринат Ревинер улы Шәйбәковны берләштергән безнең район укытучылары командасы милли костюмнардагы иҗади чыгышлары белән жюри һәм башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләренең игътибарын җәлеп итте. Аларның һөнәри осталыгы “Минем Ватаным: күчәкилешлелек, кыйммәтләр һәм асыл” (“Моя Родина: преемственность, ценности и смысл”) номинациясендә җиңүгә лаек булды. Без якташларыбызны шушы казанышлары белән ихлас котлыйбыз һәм артабангы эшчәнлекләрендә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез. Педагогларның җыелма командасы составында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары да бар. Мәктәп директорының укыту- тәрбия эшләре буенча буенча урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова безнең белән бу сөенечле хәбәрне иң беренчеләрдән булып уртаклашты: “Без коллегаларыбыз – команда остазы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафинаны, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиеваны, техник белгеч, информатика укытучысы Гүзәлия Тәлгать кызы Арсланованы һәм команданың барлык әгъзаларын педагогик марафонның туган Ватанга багышланган номинациясендә җиңүләре белән ихлас котлыйбыз. Алар Чакмагыш районы педагогларының югары дәрәҗәдәге статусын лаеклы дәлилләп, тагын да камилрәк эшчәнлеккә рухи көч, этәргеч алып кайтты. Без барлык коллегаларыбызга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, һөнәри үсеш һәм яраткан хезмәтләренең шатлыклы уңышларын һәрвакыт тоеп, күңелләренә канәгатьлек алуларын телибез». Марафонда катнашучы педагоглар җыелма команданы шушы дәрәҗәле бәйгегә әзерләүдә ярдәм иткән муниципаль район хакимияте җитәкчеләренә, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Баляговага, методисты Эльза Илдус кызы Мөхәммәдиевага, мәгариф бүлегенең хуҗалык-эксплуатация конторасы мөдире Илнур Ильяс улы Насыйбуллинга,Балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты, Балалар иҗат үзәге, Чакмагыш телевидениесе, гимназия, Чакмагыш беренче Рәҗәп урта мәктәпләре, Тозлыкуш урта мәктәбенең филиалы булган Сыйрышбаш гомум белем бирү мәктәбе җитәкчеләренә ихлас рәхмәтле.в

Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас