ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
10 август 2023, 06:25

Сабыйларны биредә көтәләр

Яңа уку елына мәктәпләр генә әзерләнми, балалар бакчасында да әзерлек ныклы барды.

Сабыйларны биредә көтәләрСабыйларны биредә көтәләр
Сабыйларны биредә көтәләр

Бүген 5 санлы “Шатлык” балалар бакчасының яңа уку елына, ягъни балаларны кабул итәргә әзерлеге тикшерелде. Балалар бакчасын бу чорга ныклы әзерләделәр: хезмәткәрләр тарафыннан ремонтлау, буяу эшләре башкарылды, кимчелекләр бетерелде, биналарга агымдагы ремонт үткәрелде. Бакча участокларында уен җиһазлары буялган, барлык төркем бүлмәләре, музыка залы, белгечләр кабинетлары яңа уку елына әзерләнелгән. Шулай ук балаларның аш-су җиһазлары, аш бүлмәсенең санитар халәте, савыт-сабаларның төзеклеге, йокы бүлмәләренең тәртибе тикшерелде. Азык-төлек блогын, төркем бүлмәләрен, складларны, музыка залларын, белгечләр кабинетларын, урамдагы уен участокларын, комлыкларны(песочница), күләгәлекләрнең торышын да тикшерделәр, территориянең чәчәк түтәлләре белән бизәлешен бәяләделәр. Янгын чыгу очрагында эвакуацияләү баскычлары, запас чыгу урыннары торышы да игътибардан читтә калмады. Комиссия әгъзалары – муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Ләйсән Таһир кызы Низамова, Әлфия Хәмит кызы Мөхәммәтҗанова, Чулпан Хәлим кызы Баембитова балалар бакчасы яңа уку елына тулысынча әзер, дигән карар чыгарды. Елмаеп-көлеп торган тәрбия учагына – балаларны киң колач белән, тәрбиячеләргә – сау-сәламәт балаларны кабул итәселәре генә калды.

Сабыйларны биредә көтәләр
Сабыйларны биредә көтәләр
Сабыйларны биредә көтәләр
Сабыйларны биредә көтәләр
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас