ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
10 август 2023, 03:35

Яраткан басмаларга өстәп – кыйммәтле бүләк!

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе һәр матбугат басмаларына язылу кампаниясендә гәзит-журналлар укучы абунәчеләр арасында саллы гына бүләкләр уйнатылган лотерея отышлары үткәрә.

Яраткан басмаларга өстәп –  кыйммәтле бүләк!Яраткан басмаларга өстәп –  кыйммәтле бүләк!
Яраткан басмаларга өстәп – кыйммәтле бүләк!

Район “Игенче” һәм төбәкара “Сарманай” гәзитләренә язылучы райондашларыбыз да һәр отышта дистәләгән бүләкләр алып килә. Ә инде суперуенда өченче тапкыр рәттән Чакмагыш абунәчеләренең кыйммәтле бүләк – зур экранлы төсле телевизор отулары да зур куаныч. Шушы көннәрдә район үзәгендә гомер кичерүче хөрмәтле абунәчебез Ира Җәүһәт кызы Латыйповага кыйммәтле бүләкне йортына китереп тапшырдылар. Әйткәндәй, Яңа Биккенә авылында туып үскән якташыбыз быел көз түгәрәк гомер бәйрәмен каршыларга җыена, яраткан басмаларына тугрылыгы әнә шундый бүләк белән бәһаланды. Ира ханым гомерен исәп- хисап эшчәнлегендә үткәргән, хаклы ялга чыкканчы бухгалтер, баш бухгалтер вазыйфаларында эшләгән. Фидакарьлеге дәүләтебебнең югары бүләкләре белән бәһаланылган сөекле гомер юлдашы – булдыклы водитель Ирек белән ике бала – кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алары үзаллы тормыш көтәләр, гаиләләр корып яшиләр. Сабыр холыклы, изге күңелле әни һәм нәнәй Ира Җәүһәт кызы озак еллар район “Игенче” гәзите белән дуслыкны өзми, “Тулпар” журналын да яратып укып бара икән. Әлеге басмаларда “Языл һәм бүләк от!” акциясе игълан ителүе турындагы белдерүне укыгач, ул да гаилә әгъзаларының киңәшен тотып, язылу квитанцияләре күчермәләрен күрсәтелгән адрес буенча җибәрергә карар итә. “Сәлам” телевизион тапшыруында туры эфирда төсле телевизор отуы турындагы хәбәрдән ул тәүдә каушап кала. Артабан үзе белән элемтәгә чыккач кына тынычлана. Бүләкне башкаладан нәшрият йортының вакытлы матбугат басмаларын тарату бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча баш- каручы Клара Рәсил кызы Әхиярова белән “Кызыл таң” нәшрияты хезмәткәре – “Тулпар” яшьләр әдәби-нәфис журналының бүлек мөдире, якташыбыз Дилбәр Данис кызы Сөләйманова һәм район “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире йортына илтеп тапшырдык. –Матбугат басмаларына язылырга кирәк һәм артабан да язылып торачакмын. Өстәвенә шундый саллы бүләкләр алу мөмкинлеге дә бар бит әле. Барлык райондашларымны да район һәм республика матба- галары белән дус булырга чакырам. Шулай ук отыш- ларда да катнашудан читләшмәгез – бәхетегезгә төшкән бүләккә ия булу ихтималлыгын да истән чы- гармагыз, – диде ул урындагы телевидение һәм мат- бугат чаралары хезмәткәрләренә, тәэссоратлары белән уртаклашып. Үзебездән шуны өстәп әйтәсе килә: әле киләсе 2024 елның беренче яртысына һәм шактый басмаларга – тоташ бер елга агымдагы елның икенче яртысына язылган хаклар белән язылу бара. 1 сентябрьдән яңа кампания хакларның беркадәр арта төшүе белән башланачагы фараз ителә. Шуңа күрә, хөрмәтле якташлар, кичекмәстән яраткан басмаларыгыз белән дуслыкны озынайтып калырга чакырабыз. Шактый күләмдә акчагызны янга калдыру белән беррәттән ярыйсы ук кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмасагыз иде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас