ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 август 2023, 10:30

Онытылмаслык сәяхәт

Шушы көннәрдә Чакмагыш гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Р.З. Әхмәтова һәм А.Р. Кәримова белән Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.

Сәфәр онытылмас хис-тойгыларга, матур тәэссоратларга бай булды. Укучылар “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Игенчеләр сарае, “Казан” гаилә үзәге кебек истәлекле урыннарда булдылар. “Ривьера” аквапаркы да аларга күп тәэссоратлар бүләк итте. Йошкар-Ола шәһәренә сәяхәт тә аеруча истә калырлык булды. Укучылар бер урында Амстердам һәм Венеция, Флоренция һәм Бельгиянең Брюгге шәһәрен күреп кайттылар. Кызыклы да, фәһемле дә экскурсия һәммәсенең дә күңеленә хуш килде. Алар сәяхәтне яхшы оештырган өчен “Алмаз-Тур” туроператорына зур рәхмәтле. Бу сәяхәт егетләр һәм кызларның күңелләрендә мәңге онытылмаслык якты мизгел булып сакланачак.

Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас