ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 август 2023, 10:15

Уйбулатта чишмә төзекләндерелде

Һәр авылның үз чишмәсе бар. Авылларыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле.

Уйбулатта чишмә төзекләндерелдеУйбулатта чишмә төзекләндерелде
Уйбулатта чишмә төзекләндерелде

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт, көч бирә. Шуңа күрә һәммәбез дә чиста су чыганагын тәртиптә тотарга, аны сакларга бурычлыбыз. Уйбулат авылындагы чишмә дә чистартуга һәм төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Шул уңайдан биредә авыл халкы тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов бу изге эштә кирәкле материаллар белән ярдәм итте.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас