+22 °С
Яңгыр


Шул уңайдан бүген Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге датага багышланган күркәм чара – спорт ярышлары үткәрелде. Традиция буенча бу көнне физик культура укытучылары, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык спортчыларны, тренерларны, спорт ветераннарын бәйрәм бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Командалар арасында футбол, волейбол, армрестлинг, җиңел атлетика, аркан тарту, дартс, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды. Волейбол ярышларында команда составында район башлыгы да катнашты. Бу хакта тулырак киләсе санда.