ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 август 2023, 08:10

Безнекеләр булдыра!

11-12 августта Баймак районының Граф күле янында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башкорт токымлы атларны тергезүгә, бу уникаль, акыллы малкайларны популярлаштыруга, санын арттыруга багышланган “Башкорт аты” икенче халыкара фестивале үтте. Биредә безнең республикадан тыш, илнең төрле төбәкләреннән, Беларусь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Әзербайҗан, Казакстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан да катнашучылар да җыелды.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Башкорт токымлы атлар фестивале чикләрендә «Бәйге» башкорт күпбәйгесе буенча халыкара физкультура-спорт уеннары Башкортстанның мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора һәм бөтен дөньядан күп туристларны җәлеп итә. Мондый чаралар спорт төрләрен үстерүгә һәм башкорт мәдәнияте традицияләрен саклауга ярдәм итә. Фестивальдә катнашучылар “Таш күтәрү”, “Билбаулы көрәш”, “Чукмар ыргыту”, “Таяк тарту” (мас-рестлинг), “Тартыш”, “Тарт-эт”, “Кымызлы чакрым”, “Армрестлинг”, “Халык көч сынашу экстримы” кебек ярышларда үзләрен сынап карый алдылар. Башкорт токымлы атлар ярышларының төп призлары “Таяк тарту”(мас-рестлинг), “Халык көч сынашу экстримы” ярышларында уйнатылды. Әлеге зур чарада безнең районнан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Алмаз Салават улы Ильясов җитәкчелегендә 5 егет “Мас-рестлинг” ярышларында катнаштып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм зур җиңүләр белән кайттылар. Ренат Бәдертдинов, Нияз Мостафин, Илсаф Габдрахманов – 1нче, Денис Сәмигуллин, Илдус Гомәров 2нче, Илгизәр Бәшәров 3нче, Азамат Шәфыйков 4нче урын яуладылар. Алмаз Салават улы әйтүенчә, соңгы елда “Таяк тартыш” яки икенче төрле әйткәндә “Мас-рестлинг” районыбызда популярлык яулый бара. Бу хакта тулырак киләсе санда.

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас