+22 °С
Дождь


Биредә эшчеләр төркеменең өлкән бригадиры белән берлектә бәйрәм ашы оештырылды. Төзүчеләр мул табын артында җыелып һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәефтә каршылады. Табын артында эшчеләргә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур теләкләр һәм музыкаль котлаулар яңгырады. Аларның һәммәсенә дә сәламәтлек, җиңел булмаган эшләрендә түземлек, уңышлар теләделәр