ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
15 Августа 2023, 12:05

Уңган игенчеләр хөрмәтенә

Районда игенчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Бу көннәрдә район мәдәният йортлары каршында эшләүче агитбригадалар басуларда басу эшчәннәре алдында чыгыш ясый.

Уңган игенчеләр хөрмәтенәУңган игенчеләр хөрмәтенә
Уңган игенчеләр хөрмәтенә

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара. Юмаш авыл биләмәсенең “Башак” (“Колос”) агитбригадасы әгъзалары да шушы көннәрдә, эшнең иң кызган мәлендә, кырга барып, хезмәт кешеләрен үзләренең җыр-моңнары белән ял иттереп кайттылар. Авыл халкының, бигрәк тә басу кырларында эшләүчеләрнең концерт карау түгел, аның турында уйларга вакыты да юк. Ә болай агитбригада килеп, күңелләрне күтәреп китә, мәшәкатьләрне оныттыра. Басулар өстендә данлыклы эшчеләр, кайнар урак өсте турында җырлар яңгырады, такмаклар башкарылды. Китапханәчеләр исә игенчеләрне яңа матбугат басмалары, мәгълүмат белән таныштырды. Агитбригада әгъзалары уңган игенчеләргә яңадан-яңа хезмәт казанышларына ирешүләрен теләделәр һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Уңган игенчеләр хөрмәтенә
Уңган игенчеләр хөрмәтенә
Уңган игенчеләр хөрмәтенә
Уңган игенчеләр хөрмәтенә
Уңган игенчеләр хөрмәтенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас