

Бәхетле гаилә әлеге матур вакыйганы иң якыннары белән билгеләп үткән. Бу хакта социаль челтәрләрнең берсендә кызлары Гүзәл хәбәр итте. Cүз уңаеннан, Айдар Галимов социаль челтәрләренең берсендә тормыш иптәше белән кавышу тарихын да язган иде. “Без Зилә белән Уфа автотранспорт техникумында бергә укыдык. Үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә иде бездә – мин инде, әлбәттә, сәхнәдән төшмим. Зилә дә җырга мөкиббән киткән кеше – бер бәйрәмдә оештырылган концертта сәхнәгә ул да чыкты. Шулай таныштык… Аннан “автомотопробег”ка чыгып киттек (ул чакта әле гастрольнең ни икәнен белмибез!): төрле җирләргә барып, техникум турында сөйлибез, үзебезгә укырга чакырабыз. Шул чакта Зилә белән тагын да якынайдык. Ул мине армиягә озатып калды. Ә аннан, күрергә дип, яныма килде! Литвага кадәр! Балтыйк буе ул чакта да барыбер чит ил кебек иде бит. Аның киләсен белми идем, әлбәттә. Өйрәнүләр вакыты иде. Бер лейтенант: “А ты знаешь, что к тебе девушка приехала?” – ди. Ышанмадым! Булмас, дим! Бергә үткәргән һәр мизгеле истә ул чакның… Армиядән кайткач, озак очрашып йөрмәдек инде, өйләнештек.” Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Иң шәп татарча җырлар | Татарстан| Казань| Челны” төркеме сәхифәсе.