

Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга балачактан ук үк юлда йөрү хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге аерым әһәмияткә ия мәсьәләләрнең берсе булып кала. Күп сандагы юл-транспорт фаҗигаләре еш кына юл хәрәкәтендә катнашучыларның үлеменә, аларның сәламәтлегенә зыян салуга китерә. Водительләр һәм җәяүлеләр сәламәтлекләрен һәм тормышларын саклап калу өчен катгый рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы. Бәла-казалар булмасын өчен юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Иске Калмаш авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан да әлеге актуаль темага зур игътибар бирелә. Биредә укучылар өчен ЮХИДИ вәкилләре катнашлыгында юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган күп төрле уен программалары, викториналар, сәяхәтләр, әңгәмәләр үткәрелеп тора. Күптән түгел ачык һавада узган шундый чираттагы чара “Яшь җәяүле” дип аталды. Яшүсмерләр белән очрашуга полициянең өлкән участок уполномоченные, өлкән лейтенант Ильяс Илдар улы Гарифуллин һәм полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Ревенер Миңнислам улы Әхмәтҗанов чакырылды. Кызлар һәм егетләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен уен формасында ныгыттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча үз осталыкларын һәм күнекмәләрен үзләштерделәр, җәяүлеләр дә, пассажирлар да, машина йөртүчеләр дә булдылар. Ә иң мөһиме – алар “Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш”, – дигән төшенчәне аңладылар. Машиналар төзек булып, йөртүчеләре үз бурычларын яхшы белсә, мәктәп укучылары да юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнеп, аларны тиешенчә үтәсә, йөрер юлларыбыз һәрчак имин булыр.