ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
17 август 2023, 06:54

Чәчәкләр – тормыш бизәге

Каразирик авылы мәдәният йортында «Табигатебез могҗизалар белән тулы!» дип исемләнгән чәчәкләр бәйрәме оештырылды.

Чәчәкләр – тормыш бизәгеЧәчәкләр – тормыш бизәге
Чәчәкләр – тормыш бизәге

Чарага күркәм күргәзмә әзерләнгән иде. Анда табигать хәзинәсе хатын-кызларның үз куллары белән ясалган күз явын алырдай чәчәкләр композицияләре һәм чәчәк гөлләмәләре тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар белән төрле конкурслар-уеннар үткәрелде, чәчәкләр турында төрле легендалар, әдәби әсәрләр искә төшерелде, җырлар һәм шигырьләр башкарылды. Конкурслар арасындагы тәнәфесләрдә үзешчән сәнгать ияләре һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәммәсен дә концерт номерлары белән сөендерде. Бәйрәм яраткан чәчәк бәйләме яки композициясе белән фотосессия үткәрү белән тәмамланды. Чәчәкләр бәйрәме тагын бер тапкыр аларның күп төрлелеген, гүзәллеген һәм байлыгын ачуга мөмкинлек бирде, матур әдәбият әсәрләре аша чәчкәләр дөньясын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итте.

Чәчәкләр – тормыш бизәге
Чәчәкләр – тормыш бизәге
Чәчәкләр – тормыш бизәге
Чәчәкләр – тормыш бизәге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас