ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 август 2023, 10:55

Дәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булды

Бүген район үзәк дәвахәнәсендә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды.

Дәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булдыДәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булды
Дәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булды

Гыйбадәт бүлмәсе – мөселман пациентлар дини гыйбадәтләрен тиешле вакытында башкара ала торган урын. Ул стационарның икенче катында урнашкан. Бүлмәдә келәм түшәлгән, дога кылу өчен намазлык, михраб бар. Шулай ук бүлмә янында юыну урыны да әзерләнгән. Чара барышында Дилшод хәзрәт беренче азанны укып ишеттерде һәм баш табибә Алина Фаил кызы Латыйповага дәваханә персоналы һәм пациентлары турында кайгыртуда, аерым алганда, аларның дин мәсьәләләре ихтыяҗларын үтәүдә ярдәм итүдә рәхмәт белдерде. Чараның рәсми өлешеннән соң баш табибә район үзәгенең “Әдхам - Бикә” үзәк мәчете мәхәллә әгъзаларына Рәхмәт хаты тапшырды. Чыганак: “ВКонтакте” социаль челтәренең Чакмагыш район үзәк дәваханәсе төркеме

Дәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булды
Дәваханәдә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачу тантанасы булды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас