+24 °С
Яңгыр


Митрә-Әюп мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Нептун ярдәмгә чакыра!» чарасы да бик күңелле үтте. Иң тәүдә буа яры ял итүчеләр калдырган чүп-чардан чистартылды. Аннары барысы да су сибешеп, су коенып күңел ачты. Чарада катнашучыларның һәммәсе дә су буенда күңел ачудан канәгать калдылар һәм диңгез патшасы Нептун белән киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәчәкләрен белдерделәр. Әлеге җәйге күңел ачу чарасы һәркемгә дә уңай эмоцияләр бүләк итеп кенә калмады, ә балаларның организмын да чыныктырырга ярдәм итә.