Һәр авыл биләмәсе вәкилләре бал кортларынының хезмәтен тасвирлаган күргәзмәләр тәкъдим итте. Аеруча үзенчәлекле күргәзмә әзерләп алып килгән Үрнәк авыл биләмәсе вәкилләре беренче урынны яулады. Тематик зоналар да эшләде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре умартачылар клубы эшчәнлеген чагылдырган, районыбызның алдынгы умартачылары турындагы материалларны тәкъдим итте. Волонтерлар 20 августта билгеләнәчәк районыбызның туган көне уңаеннан райондашлардан теләкләр яздырды. Балларның нинли төрлесе генә тәкъдим ителмәде бу көнне, умартачылык продукциясе дә күп төрле иде. Кәрәзле балны аеруча өлкән яшьтәге райондашларыбыз теләп сатып алды. Перга, балавызлы яулыклар, балавыз, бал балы һәм башка бик күп төрле продукция тәкъдим ителде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары бизәде.