ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 август 2023, 05:15

Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте – районыбызда игенчелек белән шөгыльләнүче аграр хуҗалыкларның иң яше. Шулай булуга карамастан, бу җәмгыять тә ныклы адымнар белән яңа үрләр яулавын дәвам итә.

Ныклы адымнар белән – яңа үрләргәНыклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә

Җәмгыять директоры Илшат Идгар улы Еникеевны без Яңа Мортаза авылындагы ындыр табагында тап иттек. Бар эшкә дә кулы ятып торган булдыклы эшкуар әлеге яңа шөгыльгә дә ныклап тотынып, шактый уңышларга ирешергә өлгергән инде. Буш урында диярлек ангар тибындагы ашлык саклагыч келәтләр, җилгәрү-киптерү агрегаты, яңа автоүлчәгеч, техника саклау һәм ремонтлау өчен машина-трактор паркы төзегәннәр. Шактый гына яңа техникага ия булырга өлгергәннәр: җир эшкәртүне, чәчүтәрбияләүне, урак эшләрен тулысынча үз техникалары белән башкаралар. Әйткәндәй, җәмгыять директоры үзе дә барлык техника төрләренә бердәй оста идарә итә, моны үз күзләребез белән күреп инандык. –Тиешле вакытында, барлык агротехник алымнарны төгәл башкарып, быел 20 гектарда борчак үстердек (гектар куәте 17шәр центнер булды), 188 гектарда “Памяти Чепелева” сортлы арпа урнаштырдык, аның күпчелеген суктырып алырга өлгердек тә инде, уртача төшеме 25әр центнер. Уҗым бодаен 45 гектарга чәчкән идек, ул 20шәр центнер бирде, язгы бодаебыз да матур төшем бирә. Болардан тыш 158 гектарда көнбагыш, 680 гектарда карабодай үстерәбез. Елына карата төшеме, көтелгән кадәр үк булмаса да, ярыйсы тәшкил итәр, дип өметләнәбез, – диде Илшат Идгар улы сорауларыма җавап итеп. Ындыр табагында эш кайнап тора. Оста куллы Камил Сәлимов автомашинага да, тракторга да бердәй идарә итүен күрсәтте. Тазартылган бөртекләрне келәткә “ЗиЛ”да кертеп бушатып чыга да, яңадан “ЗАВ” агрегаты бункеры төбенә баса ул. Ашлык өемнәре янында Данис Галимов белән Илдар Дәүләтов әвәрә килә. Алар яхшылап җилгәрү, өю белән мәшгуль икән. Басудан игенне “КамАЗ”ларда Фирдәвис Шәйхулов белән Тәлгать Садыйков кайтарып, “ЗАВ” агрегатына бушата. Тиешле кондициягә җиткерелеп тазартылган бөртекләр келәткә урнаштырыла бара. Басуда җәмгыятьнең “Клаас” маркалы комбайнын Радик Янгиров, “Акрос-585” маркалысын Алик Сәхәветдинов көйле эшләтә. Бункерлары тулып тик торырга да юл куелмый аларга, югарыда санап кителгән водительләр җитезлек белән ашлыкны ташып өлгертеп торалар Без булдыклы җәмгыять эшчеләрен фоторәсемгә төшереп мәңгеләштергән арада аларга аш китереп җиткерделәр. Механизаторлар тамак ялгаган арада җәмгыять директоры Илшат Еникеев тагын бер осталыгы белән таң калдырды: комбайн штурвалы артына утырып, бөртек суктыруны дәвам итте. Барысы бердәй тырышып, әнә шулай биредә яңа үрләр яуланыла да инде. Алда да тик уңышлар юлдаш була күрсен.

Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Ныклы адымнар белән – яңа үрләргә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас