ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 август 2023, 10:50

“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”

Чакмагыштагы Башкортстан аграр-технология көллияте филиалында 2023-2024 уку елына студентларны кабул итү тәмамланып килә.

“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”


Әлеге уку йорты – районыбыздагы танылган шәхесләр тәрбияләве белән дан тоткан, авыл хуҗалыгы буенча эшчеләр әзерләүче урта һөнәри белем бирү уку йорты. Аның төп максаты – җәмгыять һәм хезмәт базары таләпләрен канәгатьләндерүче компетентлы, югары квалификацияле, конкурентлыкка сәләтле һөнәри белгечләр әзерләү. Көллиятнең бүгенге хәле, аның тормышы, үсеш перспективалары һәм, әлбәттә, чыгарылыш укучыларының киләчәге турында без аның мөдире Әлфия Радмир кызы Шәрипова белән әңгәмәләштек.

– Әлфия Радмир кызы, кыскача гына җавап бирсәк: ни өчен абитуриентка артабан белем алу өчен нәкъ менә Башкортстан аграр-технология көллиятен сайларга кирәк?
– Әлбәттә, һәркем үз тормыш юлын, булачак һөнәрен үзе сайлый. Һәм иң мөһиме – дөрес, күңелеңә ятышлы һөнәр сайлау мөһим. Әгәр сез профессионал булырга, тотрыклы киләчәкне тәэмин итү һәм бу дөньяда үз позицияләрегезне ныгыту өчен кирәкле һөнәр алырга телисез икән – безнең уку йортын сайлагыз!

– Көллиятнең тарихына күз салсак, районыбыздагы әлеге уку йорты 60 еллык тарихка ия...
– Әйе, быел безнең уку йорты оештырылганга алтмыш ел. Ул 1963 елда 9нчы авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы булып ачылган. Бу еллар эчендә безнең уку йортыннан меңләгән кеше язмышы үтте. 6 дистә ел эчендә биредә 17000гә якын яшь белгеч: техник-механиклар, тракторчылар, шоферлар, эретеп ябыштыручылар, умартачылар, кием тегүчеләр, ветеринария табиблары, ташчылар, хисапчылар, аш-су осталары, автомеханиклар әзерләнде. Һәм аларның барысы да үзләренә тормышка юллама биргән белем учагын зур җылылык белән искә ала.
2016 елдан безнең уку йорты Башкортстан аграр-технология көллияте филиалы итеп үзгәртелде. Бездә авыл җирендә кирәкле, игенчелек, терлекчелектә алыштыргысыз булган һөнәр ияләре әзерләнә. Элек-электән эшче һөнәрләренең авыл җирендә иң мактаулы һәм хөрмәтле саналуын әйтеп торасы да түгелдер. Безнең бай тарихлы уку йорты авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Аның турындагы истәлекләр, казанышлар, лаеклы үткәне һәм бүгенгесе турындагы тарихны без көллиятебездәге музейда кадерләп саклыйбыз.
– Уку йортында нинди белгечлекләр тәкъдим ителә?
– Хәзер һәр өлкәдә укымышлы, барлык төр эш-шөгыльне башкара белүче эшчеләр таләп ителүе берсенә дә сер түгел. Безнең колледж да заман таләпләре белән бергә алга атлый. Әлбәттә, тәү чиратта Башкортстан аграр-технология көллиятенең Чакмагыштагы филиалы районыбызданың авыл хуҗалыгы тармагына иң кирәкле белгечләр әзерләүче һөнәри уку йорты булып кала. Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү осталары, тракторчы-машинистлар, ВС категорияле водительләр, хисапчылар һәм пешекчеләр әзерләнә.

– Быелгы уку елында нинди һөнәрләр буенча студентлар кабул ителә һәм алар өчен нинди үзгәрешләр бар?
– 2023-2024 уку елына авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры һәм гомум төзелеш эшләре мастеры эшче һөнәрләре буенча ФГОС үзгәрде. Бездә нәкъ менә шушы һөнәрләр буенча укучылар кабул ителә. Нәрсәләр үзгәрде? Уку дәвамлыгы үзгәрде. Әгәр элек «авыл хуҗалыгы җитештерүе осталары» белгечлегенә ия булу өчен 3 ел 10 ай укырга кирәк булса, хәзер исә уку вакыты 1 ел да 10 ай гына. Бу 9 нчы сыйныфны тәмамлап килгән укучылар өчен бик яхшы. Әйтик, сыйныфташларыгыз 10-11 сыйныфта укыганда, сез инде урта тулы белемгә дә, һөнәргә дә, трактор, автомобиль таныклыгына да ия булачаксыз һәм алар белән беррәттән БДИ тапшырып тормый гына урта белем алу дипломы белән югары уку йортына да керә алачаксыз. Шулай ук без 11 нче сыйныф базасында 10 айлык «авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры» төркеменә укучылар җыябыз. Бакалавриатны тәмамлаучылар булырга мөмкин, аларга киләчәктә эшләү өчен тракторчы-машинист таныклыгы кирәк. Алар бу белемнәрне бездә үзләштерә ала.

 

Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
“Безнең уку йортының дипломы – тотрыклы һәм уңышлы киләчәкнең нигезе”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас