ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 август 2023, 12:45

Чишмәгә – яңа сулыш

Уйбулат авылында “Нургазиз” чишмәсен ачу бәйрәме узды

Чишмәгә – яңа сулышЧишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авылларыбызның яме, җирнең җаны булган су чыганаклары барыбызга да газиз, кадерле. Чишмәнең суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт, көч-куәт бирә. Шуңа күрә һәммәбез дә аларны тәртиптә тотарга, аны сакларга бурычлыбыз. Чишмәләргә бай Уйбулат авылындагы хәзер инде “Нургазиз” исемле чишмә дә чистартуга һәм төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Шул уңайдан биредә Нургазиз Нурислам улы Мөхәммәтгәрәев инициативасы белән төзекләндерү эшләре башкарылды, изге чишмәгә яңа сулыш өрелде. Авыл халкы да аның бу идеясен хуплап, дәррәү килеп ярдәм итәргә ашыкты, яңа чишмәне ачу көнен якынлаштыруга зур көч салды. Гүзәл табигать кочагында урнашкан “Нургазиз” чишмәсен ачу тантанасы икеләтә бәйрәм – Уйбулат авылы егете Ленар һәм күрше Татарстан республикасының Актаныш районы гүзәле Гөлназ Әхмәтҗановларның туй көне белән туры килде. Биредә яшьләргә халкыбызның күркәм гореф-гадәте – киленгә су юлын күрсәтү йоласы бик матур итеп үтәлде. Чишмәне ачу бәйрәмендә муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Марат Наил улы Моратов, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл биләмәсе балшыгы Илсөяр Фәукать кызы Гарифуллина, Юмаш авыл биләмәсе мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы һәм кунаклар катнашты. Чишмә алдында суга килүчеләр өчен ял итү өчен уңайлы урын – иркен беседка булдырылды, тирә-як матур итеп төзекләндерелде. Чараны алып баручы Юмаш авылы күпьфункцияле клубы мөдире Рәмилә Сәлимгәрәеваның туган җир, туган авыл, аның гүзәл табигате, салкын сулы йөгерек чишмәләренә соклану хисләре белән сугарылган бәйрәмне эчтәлекле итеп алып барды. Әйе, сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршы алган садә чишмә җыры, талларда өздереп сайраган кошлар моңы – кемне генә сокландырмый да, кемнең генә күңел кылларын тибрәндерми. Бәйрәм җыр-моңга, ихлас теләкләргә, бай булды. Бу хакта тулырак – киләсе санда

Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Чишмәгә – яңа сулыш
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас