

Дәүләт флагы көне җәмгыятьне мәңгелек кыйммәтләргә-патриотизмга, дәүләтчелеккә берләштерергә ярдәм итә, безнең бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Дәүләт флагы көнен билгеләп үткәндә без үзебезне бөек державаның бер өлеше итеп хис итәбез, бөек Русия балалары булуыбыз, монда тууыбыз белән горурланабыз. Дәүләт ул – без атлап йөргән җир, ялан аяк чапкан чирәмнәр, эсселәрдә коенган су буйлары, һәр үлән, чәчкә-гөлләр. Менә безне чын-чынында бәхетле иткән урыннар, мизгелләр. Ә үзенең туып-үскән җирендә игелекле, намуслы хезмәт иткән кешеләр аеруча горурлык хисләре кичерә торгандыр. Гөлнара Шәймиева башкаруында “Красно солнышко” җыры – нәкъ туган төяк турында.
Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан район мәдәният йортының утырышлар залында районыбыз тормышында аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп эшләгән якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте. Аларның барысы да – безнең кече һәм бөек Ватаныбызның чын патриотлары, алар фидакарь хезмәтләре белән районның, республикабызның, илебезнең киләчәге чәчәк атуга аеруча зур өлеш керткән һәм кертәчәк кешеләр. Аларның зур тырышлыклары, районыбызның киләчәгенә зур өлеш керткәннәренә олы рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән аларның тырышлыклары лаеклы бәһаланды. Котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сүз алды. Бу тантананың әлеге истәлекле көнгә туры килүенә горурлануын белдерде. Фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән Геннадий Фотеевич Крюков, Любовь Ивановна Алиева, Светлана Баян кызы Асылова, Альфира Миңнегали кызы Гыймаева, Елена Александровна Кирәева, Ринат Әхмәтгали улы Мостафин, Илһам Хәмәдулла улы Төхбәтуллин, Әнвәр Камил улы Макулов, Рәфил Фәнүз улы Казыйханов, Гүзәл Җәмигнур кызы Смакова, Сания Урал кызы Юзеева, Ринат Әхсән улы Маннанов, Фларит Тимерҗан улы Макулов, Игорь Руслан улы Вәлиев, Ранис Рабис улы Исхаковны бүләкләде. Шулай ук районыбыз икътисадының төрле өлкәләрендә намуслы һәм җаваплы хезмәт салган Альбина Тельман кызы Рамазанова, Роза Ригат кызы Янгирова, Азат Нурихан улы Сәитов, Фидәрис Рабис улы Вәлиуллин муниципаль районның Мактау грамоталарына лаек булды. Ривенер Гобәевның “Чакмагышым” җыры райондашларны тагын да дәртләндереп җибәрде.
Русия Федерациясенең финанс системасында югары профессионаллык үрнәге күрсәткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Финансистлар бәйрәме көне уңаеннан Светлана Вәсим кызы Әһәдуллина, Зинфира Ринат кызы Шәйхетдинова Мактау грамотлары белән бүләкләнделәр.
Район хакимиятенең Рәхмәт хатына Светлана Рәиф кызы Хәйруллина, Рәдиф Рәшит улы Габдуллин, Гөлчәчәк Наил кызы Мусина, Илгиз Җәвит ул Сакаев, Рөстәм Фәүзит улы Хәкимов лаек булды. Аларның һәркайсы – үз эшенең остасы, алыштыргысыз хезмәткәрләр! Һәркайсына киләчәктә дә зур уңышлар, югары үрләр телибез! Рузил Гафаров “Туган якка кайтып барышым” җырын бүләк итте.
Бу көн яшьләре тулып төп документын – паспорт алучыларга аеруча истәлекле булды. Алар районда зур уңышлар, хөрмәт яулаган кешеләр белән берлектә гомерлек документларын алырга килде. Камилла Руслан кызы Васильева, Злата Мировна Ведерникова. Әмир Азат улы Гыймаев, Рамазан Ришат улы Искужин, Дарина Хәдис кызы Мохтарова, Дилбәр Руслан кызы Нурмөхәммәтова, Ильяс Салават улы Ногманов, Арина Руслан кызы Хәйретдинова бу көннән башлап дәүләтебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар.