+28 °С
Болытлы


Басуларда игенчеләр ашлыкның бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алу максатында зур тырышлык күрсәтә. Күптән түгел Көсәкәй авыл клубының каршындагы “Алтын башак” агитбригадасы да басу батырларының күңелен күрергә дип, алар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады. Механизаторлар төшке ялга туктаган вакытта агитбригада әгъзалары игенчеләргә моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.