ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 август 2023, 10:10

Һәр бала үзенчә сәләтле

Талант – табигать тарафыннан һәм ата-анадан бирелгән зур бүләк. Сәләтсез кеше булмый. Аны выкытында танып ала белергә генә кирәк.

Һәр бала үзенчә сәләтлеҺәр бала үзенчә сәләтле
Һәр бала үзенчә сәләтле

Шундый балаларны ачыклау максатында Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алло, без талантлар эзлибез!» дип исемләнгән конкурс-уен программасын үткәрделәр. Анда теләге булган һәр бала төрле номинацияләрдә: нәфис сүз, театр, бию һәм вокал сәнгате буенча сәләтләрен күрсәтә алды. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Конкурс номерлары уеннар һәм викториналар белән үрелеп барды. Әлеге чарада җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады, чөнки һәр бала үзенчә талантлы. Ул кызлар һәм малайларда якты тәэссоратлар һәм уңай эмоцияләр калдырды.

Һәр бала үзенчә сәләтле
Һәр бала үзенчә сәләтле
Һәр бала үзенчә сәләтле
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас