ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 август 2023, 07:15

Туган илебез символлары турында

Русия флагы көне чикләрендә Рапат модельле китапханәсе китапханәчесе Ирина Кинҗәбаева да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Русиянең дәүләт символлары” дип исемләнгән тарихи-патриотик сәгать оештырды.

Туган илебез символлары турындаТуган илебез символлары турында
Туган илебез символлары турында

Чарада катнашучылар тарих юллары буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, Русия символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Дәүләт символларының нәрсә, ни өчен кирәклеген, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килгәнен һәм аларның үзгәреш чоры турында мәгълумат белделәр. Тарихи-патриотик сәгать ахырында анда катнашучылар актив рәвештә «Гордо реет флаг России» дип аталган викторина сорауларына җавап бирде.

Туган илебез символлары турында
Туган илебез символлары турында
Туган илебез символлары турында
Туган илебез символлары турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас