

Уфадан 74 яшьлек балерина Бөтенрусия бию фестивалендә көмеш медаль яулап кайтты. Конкурс Санкт-Петербургта узды. Васильев утравында бию сәнгатен сөючеләр, шулай ук Русиянең төрле шәһәрләреннән – Новокузнецкидан Калининградка кадәр хореографлар чыгыш ясады. Безнең якташыбыз Флария Парфентьева мактаулы икенче урынга лаек булды, дип хәбәр итә «Честно говоря» телеграм-каналы.
Флария Парфентьева балет белән ике ел шөгыльләнә инде Ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театры янындагы студиядә атнага 4 тапкыр 55 минут шөгыльләнә. Өлкән яшьтәге уфалы биш яшеннән үк балерина булырга хыялланган. Ләкин тормыш шартлары башкача килеп чыккан, шуңа күрә ул балачак теләген олы яшьтә генә тормышка ашыра алган.
Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.