ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 август 2023, 06:50

Чәчәкләр – тормыш яме

Районыбызда матур чәчәкләр үстерүчеләр күп. Алар – тормыш яме. Чыннан да, чәчәкләр безне гомер буена озата бара: бала туганда ананы чәчәкләр белән каршы алалар, картлык көннәрендә юаталар, туйларда, туган көннәрдә дә чәчәк бәйләмнәре бүләк итү – күркәм күренеш.

Чәчәкләр – тормыш ямеЧәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме


Юмаш авылында чәчәкләр бәйрәме үтте. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада авылдашлар чәчәк бәйләмнәре, яшелчә һәм чәчәкләрдән төрле эшләнмәләр алып килеп, күргәзмәдә катнашалар. Чара барышында Юмаш модельле китапханәсе китапханәчесе Альбина Сайдякова чәчәкләр турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды һәм чәчәкләрнеңт кешеләр кебек үк шатлана, кайгыра, мәрхәмәтлелекне һәм рәхимсезлекне тоя белүләре турында сөйләде. Әгәр дә аларга сөю һәм җылылык белән карасаң, алар безгә яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итә. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне музыкаль номерлар белән бизәделәр. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Чәчәкләр – тормыш яме
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас