+24 °С
Яңгыр


Уен финалга кадәр мавыктыргыч барды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1нче урынны “Олимп”, 2нче урынны – “Спартак”, 3нче урынны “Факел” командалары алды. “Иң яхшы һөҗүмче” номинациясенә Рамил Солтанов ия булды. “Иң яхшы капкачы” номинациясен Әмир Гайнуллин алды. “Иң яхшы яклаучы” Данияр Гафаров булды. Ярышларда җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле призлар, медальләр белән бүләкләнделәр. Уен барышында балалар җитезлек, тизлек, спорт чыдамлыгы һәм кыюлык күрсәттеләр.