

Клипларда Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Җәвит -Зөлфия Шакировлар, Венера Ганиева, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Алинә Сафиуллина, Рузилә Сафина, Мәдинә Гайнуллина, Айдар Тимербаев, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Фазлыева, Илназар, Артур Минһаҗев һәм башка артистлар катнашкан.
– Яңа ел башланды бездә, дуслар! Яңа елга җитәргә язсын! – дип язган Ренат Галиәскәр.
«Нишләп соңладыгыз болай?» – дип сорау биргәннәр аңа. «Кеше бәрәңге казып ала башлаганчы, дидек инде», – дип җавап язган Ренат Галиәскәр.
«Яңа еллар котлы булсы-ы-ын!» – дияргә августта тел әйләнми иде, икенче видеога төшү көненә ияләштек», – дип язган Ренат Галиәскәровның хезмәттәше Венера Аитова. Ул сәхнә артында җырчы Исмаилны очраткан: «Хәлләр – Аллага шөкер, иң мөһиме – тазалык. Киләсе елда 50 яшем тула. Видеоязмаларга төшәр өчен Чаллы егете Илшат дус белән килдек. Безнең уртак проектыбыз бар: ул җырлый, мин уйныйм. Сезне күрергә бик шатмын», – дип сөйли Исмаил.
«Берсеннән берсе сәер киемнәр», «шәп», – дип язганнар.
«Мәйдан» каналы безне елдан-ел шаккатыра», – дигән Мәдинә Гайнуллина.
«Моның очын-кырыен күреп буламы соң?» – дип сораганнар Мәдинә Гайнуллинадан. «Очын-кырыен Яңа ел бәйрәмендә күреп булачак», – дип җавап биргән артист.
Чыганак: Интертат.