ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 август 2023, 05:55

Киндеркүлдә иң матур бакча кемдә?

Киндеркүл авылында иң матур бакча кемдә? Бу сорау белән Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания апа Гәрәевага мөрәҗәгать иттек.

Киндеркүлдә иң матур бакча кемдә?Киндеркүлдә иң матур бакча кемдә?
Киндеркүлдә иң матур бакча кемдә?


Һәркайсыбызда бакча бар. Аллы-гөлле чәчәкләр үстерү – зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма, чәчәкләр үстерер өчен уңганлык кына аз минемчә. Аларга гашыйк булсаң гына, чәчәкләр гөрләп үсә.
Күптән түгел Киндеркүл авылында бакчачылар конкурсы оештырылды. Биредә яшәүче хуҗабикәләрнең кулларыннан гөл тама, дисәм дә ялгышмам.
Флидә Сәхибгәрәева, Миләүшә Байбакова, Татьяна Байбакова, Зөмәрә Әхмәтова, Фәнилә Хәйбрахманова, Гөлсидә Байбакова, Гөлүзә Гәрәева бакчалары күз явын алырлык.
Раушания апа сүзләренчә, бүген иң яхшы бакчачыларны бүләкләү тантанасы көтә. Бу хакта алдагы постларда укый аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас