ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 август 2023, 07:10

Өлкәннәр әйтсә, хак әйтә

-Башыңа яулык япмыйча ашарга пешермә, бисмилла әйтмичә эшкә керешмә...

Өлкәннәр әйтсә, хак әйтәӨлкәннәр әйтсә, хак әйтә
Өлкәннәр әйтсә, хак әйтә

 
- Иртән кояш белән торып, тәрәзәңне кояшка ачсаң – йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне даими сөртеп, көзгеләрне пакъ тот – фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык – юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда – сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын – басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян китерер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән җебен яки чәчен алып кал –  төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, елаудан туктар.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз – сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен – фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-җирең җыюлы пөхтә булсын – бәрәкәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор – саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла – кешегә начар итеп сөйләргә теле әйләнмәс.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын – шәхси энергияң, үз куәтең үзеңдә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез – салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган урында читләрне йоклатмагыз – аралар суыныр.
- Ирегез – “биш бармакның бер бармагы гына”, сезнең серегезне, эшегезне азрак белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз – көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез – “бәхетле булгырлары”, “хәләленнән уңгырлары”, “Аллаһының рәхмәте яугырлары,” – дисәгез, дөрес булыр.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас