+28 °С
Болытлы


Иске Бәшир мәдәният йорты каршында оешкан «Очкын» агитбригадасының чыгышы да басу уңганнарын сөендерде. Чараның алып баручысы игенчеләрне урак эшләренең барышы белән таныштырды, якташ-шагыйрә Алия Солтанның туган авылы турында шигырьләре укып ишеттерде. Татар һәм башкорт халыкларының җыр- биюләре хезмәт батырларының күңелләрен күтәреп, алга таба тагын да тырышлык белән эшләр өчен көч-дәрт бирделәр. Мәдәни чараны оештыручылар игенчеләргә яхшы һава торышы һәм урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләделәр.