ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 август 2023, 05:25

Районыбыз вәкилләре зур форумда катнаша

22 августтан 25нә кадәр Башкортстанның иң мөһим яшьләр җыелышы – Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-2023” IV гражданнар форумы үтәчәк. 22 августта безнең Чакмагыш районы вәкилләрен берләштергән делегация төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып барачак платформалар эшендә катнашу максаты белән җыенга юлланды.

Районыбыз вәкилләре зур форумда катнашаРайоныбыз вәкилләре зур форумда катнаша
Районыбыз вәкилләре зур форумда катнаша


Әлеге зур чара быел Бөрҗән районында, палаткалар лагере форматында үтә. Анда Башкортстан һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән, республикабызда туып үсеп, әлеге вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә белем алучы яшьләр һәм яшьләр сәясәте органнары белән учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Форум эшчәнлеге “Мәктәп үзидарәсе” (төбәкнең “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе өчен), “Студентлар үзидарәсе. Югары уку йортлары”, “Студентлар үзидарәсе. СПО”, “Медиатрендлар”, “Авыл яшьләре”, “Яшьләр сәясәте кадрлары”, “Студентлар өчен Беренче туристлар слеты”, “Биеклектә” эшче яшьләрнең республика иҗади фестивале, “Атайсал” платформалары буенча оештырыла.
Форум чикләрендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр инициативасына булышлык итүче грант ярдәменә Гомумрусия яшьләр проектлары конкурсы, шулай ук “ОбъективНО” яшьләр кыска метражлы киносы фестивале һәм яшь дизайнерларның “Этника” бәйгесе дә үтәчәк дип планлаштырыла.
Якташларыбызга зур чарада нәтиҗәле эшчәнлек телибез.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас