

Агымдагы елның сентябрь ае мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көннәрсез узачак. Октябрьдә ял көне 11 октябрь – Республика көнендә (чәршәмбе) булачак. Шулай ук 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр укучыларның беренче каникулы башланачак. Кышкы каникул 30 декабрьдә башлана һәм 2024 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Февральдә беренче сыйныф укучылары өчен 10 февральдән 18 февральгә кадәр өстәмә ял каралган. Шулай ук 23 февраль эшләми торган бәйрәм көне булып саналачак. Мартта 8 Март җомга – ял көне булачак. Шулай ук бу айда 23-31 мартта язгы каникул башлана. Апрельдә өстәмә ял чәршәмбе көнне, 10 апрельдә булачак. Бу көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен бәйрәм итәчәкләр. Майда эш көне булмаган көннәр – 29, 30 апрель һәм 1 Май (дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр), шулай ук 9 һәм 10 май (чәршәмбе һәм җомга) булачак. Җәйге каникул 2024 елның 25 маеннан башланачак.
Шулай итеп, киләсе уку елында укучыларның 165 уку көне һәм 128 ял көне булачак. Беренче сыйныф укучыларының ял көннәре 9 көнгә күбрәк булачак.