ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 август 2023, 10:25

Безнең якташларыбыз сынатмады

Яшь “шәйморатовчы”лар сафында торучылар өчен – беренче профильле смена

Безнең якташларыбыз сынатмадыБезнең якташларыбыз сынатмады
Безнең якташларыбыз сынатмады

20-24 августта республиканың яшь “шәйморатовчылар”ы өчен Чишмә районында урнашкан Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот”" хәрби-патриотик паркында беренче профильле смена оештырылды. 5 көн дәвамында барган чарада безнең гимназиянең “Шәйморатов” сыйныфы укучылары Камил Кәримов, Камил Сәитов, Аделя Хакова, Арина Асылгәрәева, Арсений Асылгәрәев та катнашты.
Парк концепциясендә “Авангард” уку-методик үзәге, “партизан авылы” тарихи-мемориаль комплексы, уку плацы, ут үзәге, хәрби техника музее, ашханә, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ВДП шәһәрчеге, реконструкция зонасы һәм башка объектлар каралган.
Смена дәвамында укучыларыбыз хәрби әзерлек буенча белемнәр тупладылар – топография, экстремаль хәлләрдә саклану, беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен өйрәнделәр. Шулай ук алар милли-төбәк тематикасы буенча осталык дәресләрендә рәхәтләнеп катнаштылар: җәядән ату, милли бизәнү әйберләре ясау (кызлар өчен), халык биюләре, милли көрәш, тамга – аерым ыру билгеләре ясадылар. Смена вакытында Башкортстан халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә дә аерым әһәмият бирелде.
Профильле сменада катнашучылар алдында генерал Миңнегали Шәйморатовның туганыи (внучатый племянник) подполковник Марат Гаделшин чыгыш ясады. Балалар 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе музееның күчмә күргәзмә экспозициясе экспонатлары белән таныштылар. Бирегә республикабызның барлык төбәкләреннән балалар җыелды һәм алар дуслашырга, бердәм команда булырга өлгерделәр. “Шәйморатов” сыйныфлары укучылары өчен беренче тапкыр оештырылган профильле смена фәһемле, кызыклы вакыйгаларга һәм танышуларга бай булды.

Безнең якташларыбыз сынатмады
Безнең якташларыбыз сынатмады
Безнең якташларыбыз сынатмады
Безнең якташларыбыз сынатмады
Безнең якташларыбыз сынатмады
Автор:Айгөл Әхмәтҗанова, Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас