ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 август 2023, 06:50

Яран гөл үстерү буенча берничә киңәш

Яран гөл, дип йөртә аны халык. Тагын да гадирәк “песи гөле” дигән атамасы да бар. Ничек кенә атасалар да, тәрәзә төпләрен ямьләп, өйдәге һаваны чистартып утыручы бу гөлләрне күпләр яраталар. Шуңа күрә һәр өйдә диярлек бар ул.

Яран гөл үстерү буенча берничә киңәшЯран гөл үстерү буенча берничә киңәш
Яран гөл үстерү буенча берничә киңәш


Яран турында бер кызыклы факт: ул корылыкка чыдам. Моны исбатлау өчен бер тәҗрибә үткәргәннәр. Ярты ел элек киптелергән яран гөлен дымлы урында тотканнар һәм туфракка күмгәннәр. Ә ул тамыр җибәреп, үсә башлаган...

Яран йод белән көл ярата, диләр, бу дөрес микән? Бу сорауга бакчачы блогер Эльмира Исхакова болай дип җавап биргән:
1. Яранга суган кабыгын кайнатып, шуңа су кушып (1:1 нисбәтендә), айга бер тапкыр сибәргә кирәк.
2. Әллә нигә бер көлне кайнатып, шуңа су өстәп (1:1), яранны шушы катнашма белән дә “сыйларга” мөмкин. Һәрхәлдә, мин үзем шулай эшлим – яраннарым кыш буе чәчәктә!
3. Бер литр суга ярты чәй кашыгы водород перекисе һәм 1 тамчы йод тамызып, шул суны гөл төбенә түгел, савытына сибү дә файдалы. Моннан соң яран үсентеләр чыгара, яфраклары куе яшел төстә була.

Мәгълумат һәм фотосурәт интернет челтәреннән алынды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас