ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 август 2023, 07:00

“Яугирләр бал белән чәй эчкәндә туган йортларын искә алсын”

Киндеркүл авылы умартачысы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә бал җибәргән.

“Яугирләр бал белән чәй эчкәндә туган йортларын искә алсын”“Яугирләр бал белән чәй эчкәндә туган йортларын искә алсын”
“Яугирләр бал белән чәй эчкәндә туган йортларын искә алсын”


Киндеркүл авылында яшәүче Хәмит Фәмит улы Гыйльманов озак еллар инде чын күңелдән умартачылык белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның 15 умартасы бар. Быел бал кортлары яхшы уңыш җыйган. Умартачы татлы продукт белән яугир егетләребез белән уртаклашырга булган.
“Егетләр бал белән чәй эчкәндә туган йортларын искә алсын. Бал сәламәтлек өчен дә бик файдалы бит”, – ди изге йөрәкле Хәмит абый.
Күптән түгел район үзәгендә үткәрелгән бал бәйрәмендә Хәмит абый Гыйльмановка муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас