ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 август 2023, 10:50

Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп

Җәйнең соңгы көннәрендә, кояш нурлары иркәләп кенә карый башлаганда барлык авыл биләмәләрендә дә Чәчәк бәйрәмнәре үткәрелә. Күптән түгел мондый бәйрәм авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән Аблай авылында оештырылды.

Йорт алларын гөлләр утравына әйләндерепЙорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп


Бәйрәмгә килүчеләрне табигать хәзинәсеннән ясалган бай күргәзмә каршы алды. Һәрберсе күзләрне иркәләрлек сәнгать әсәре иде. Күктә елмает торучы кояш бәйрәмгә ямь өстәде. Аблай авыл биләмәсе хакимиятенең беренче категорияле белгече Резеда Мансур кызы Сәетгәрәева бәйрәм кунакларын сәламләде. “Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык салырга кирәк. Тирә-якны яратучы авылдашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр”, – диде ул.
Аблай авылы балалар бакчасы коллективы чәчәкләрдән бик зур композиция әзерләгән иде. “Җиңү чәчәкләре” номинациясендә алар беренче урынны яулады.
“Чәчәкләр – гашыйк булуны белдерү” номинациясендә “Русия Почтасы” филиалы, “Чәй табыны” номинациясендә – “Ахирәтләр” клубы әгъзалары, “Чәчәк ат, туган авылым”, “Тәрәз төбемдә – бакча” номинацияләрендә Аблай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Чәчәкләр төсендә” – фельдшер-акушерлык пункты һәм Аблай урта мәктәбе коллективлары җиңүгә лаек булды.
Иҗади күргәзмә тематик китаплар, альбомнар белән тулыландырылган иде.
Чара кунаклары өчен Гөлназ Мәхмүт кызы Ибраһимова, Айсылу Радик кызы Сираева төрле конкурс-викториналар үткәрде. Сәнгать үзешчәннәре Резеда Сәетгәрәева, Лида Шәяхмәтова, Гөлназ Ибраһимова, Лилия Яһудина, Лилия Мәҗитова Чәчәкләр бәйрәмен җыр-моңга күмде.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аблай авылының изге йөрәкле кешеләре Фәнис Фәһим улы Хәйруллин, Азат Миңнулла улы Гомәров чараны үткәрүгә матди өлешләрен кертте.
Һәр елны Аблай авылы халкы йорт алларын гөлләр утравына әйләндерә. Төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, аларны чәчәкләргә карата булган мәхәббәт берләштерә. Күңел җылысын биреп башкарган бу күренеш авыл халкы күңеленә шатлык өсти, яшәү көче бирә.

Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Йорт алларын гөлләр утравына әйләндереп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас