

25 августта Буздәк районында алтынчы тапкыр “БәлешФест –2023” милли аш-су фестивале уздырылды. Бәйрәмдә Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк җәмгыять оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева, депутатлар һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.
Төрле милләт халкының милли ризыкларыннан тезелгән мәйданчыклар, спорт чаралары, БР танылган артистлары катнашлыгында бай концерт программасы булды.
Бәйрәмнең төп символы – зур бәлешне пешерергә хуҗабикәләр 15 кг он, 40 кг бәрәңге, 20 кг ит кулланган. 140 кг бәлештән һәркем авыз итеп карады.
Әлеге чарада районыбызның “Сеспел” фольклор ансамбленә дә катнашу бәхете елмайды. “”БәлешФест” фестивале инде 2017 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел без бәйрәмнең кунакларны каршы алу өлешендә катнаштык”, – ди Юмаш авылы күпфункцияле клубы мөдире Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева. Чарада катнашканнары өчен “Сеспел” коллективы Буздәк муниципаль районы хакимияте җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.