ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
28 август 2023, 10:10

Баш агроном Рөстәм Зәйнетдинов: Яңгыр яумаса, 3-4 көндә тәмамлый идек

Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культураларны суктыру эшләре тәмамлану сызыгында.

Баш агроном Рөстәм Зәйнетдинов: Яңгыр яумаса, 3-4 көндә тәмамлый идекБаш агроном Рөстәм Зәйнетдинов: Яңгыр яумаса, 3-4 көндә тәмамлый идек
Баш агроном Рөстәм Зәйнетдинов: Яңгыр яумаса, 3-4 көндә тәмамлый идек

Гектардан уртача 28,1 центнер уңыш чыга. Бу барлык мәйданның 84 процентын тәшкил итә.Тулаем җыю – 855 мең центнердан артык.
Игенчеләр киләсе ел уңышы турында да кайгырта. 4700 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйнетдинов сүзләренчә: “Яңгырлар комачауламаса, урып-җыю эшләрен 3-4 көндә тәмамлый идек”.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас