“Совигрипп” өлкәннәрне вакцинацияләү өчен, “Ультрикс Квадри” өлкәннәр, балалар һәм йөкле хатын-кызларны иммунизацияләү өчен тәгаенләнгән.
Билгеле булуынча, авыруның иң көчәйгән вакыты октябрь-декабрь айларына туры килә, иммунизация өчен оптималь вакыт – көз башы.
Авыруга каршы торучанлык бер ай эчендә барлыкка килә. Гриппка каршы прививканы поликлиниканың 18 нче кабинетында алдан язылусыз ясатырга мөмкин.
Гриппны игътибарсыз калдырырга ярамый. Ул сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе генә түгел. Грипп бик йогышлы, ул яшен тизлегендә таралуга сәләтле, башка вируслы респиратор инфекцияләрдән авыррак үтә. Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз.
Мәгълүмат Чакмагыш үзәк дәваханәсенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.