+22 °С
Яңгыр


“Акциянең төп максаты – авыр тормыш хәлендә булган: аз керемле, күпбалалы, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләргә ярдәм итү. Бүгенге көнгә битараф булмаган райондашлар, шәхси эшкуарлар, оешма-учреждениеләренең хезмәт коллективлары ярдәме белән акциядә катнашучы 41 якташыбыздан 166 мең сумлык канцелярия товарлары җыелды. Акциягә кушылырга теләүчеләрне ашыгырга чакырабыз. Уку кирәк-яракларын Чакмагыш авылы, Азатлык урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә хезмәтенә тапшырырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8(34796) 3-18-27”, – диде райондагы Гаилә хезмәтенең гаилә белән эшләү буенча белгече Эльвира Наил кызы Гыйльванова.