ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 август 2023, 10:51

Шәйморатов ордены кавалерлары клубы булдырыла

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубын төзү турындагы указга кул куйды.

Шәйморатов ордены кавалерлары клубы булдырылаШәйморатов ордены кавалерлары клубы булдырыла
Шәйморатов ордены кавалерлары клубы булдырыла


Бу кәңәшмә органының максаты – яшьләрне ватанпарвәрлек рухында тәрбиәләү һәм легендар 112-че Башҡорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тормышы һәм хезмәте үрнәгендә тарихи хәтерне саклау буенча эшчәнлекне арттыру. Клубның девизы: «Тугрылык. Каһарманлык. Бурыч».
Клуб вәкилләре Русиянең һәм Башкортстанның хәрби тарихының истәлекле даталарына багышланган чараларда катнашачак, үсеп килүче буын белән мәгълүмат- эшләре алып барачак, ветераннар оешмаларына һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итәчәк, үсеп килүче быуынны патриотик рухта тәрбиәләү сәясәтен булдыру буенча методик эш алып барачак.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Чыгынак: Башинформ.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас