+22 °С
Яңгыр


“Ил башлыгының Котлау открыткасын, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның бүләген тапшыргач бик сөенде инде, бик күңеле булды”, – ди Рәсимә Дамир кызы.
Бибиҗиһан Зиһанша кызы бүген мамыктай түшәктә йокласа да, балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар кичерә. Үзенең җиңел булмаган хезмәт юлын бүген дә яхшы хәтерли ул.
“Ир-ат эше диеп тормадык, барысын да үз җилкәбез белән күтәрдек инде”, – ди хөрмәтле ветеран.
Бибиҗиһан Зиһанша кызының хыялында 100 гә җитү. Иншаллаһ, тормышы матур, гомере озын булсын!