+22 °С
Яңгыр


Районыбызда чын күӊелдән мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар байтак. Агымдагы елны районыбызның “Гаилә” хезмәте бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барды. Әлеге акциягә бик күп изге йөрәкле чакмагышлылар кушылды.
Шушы көннәрдә акциягә Иске Калмаш авылыннан Финал Зәки улы белән Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәевлар, Чакмагыш авылыннан Чулпан Данил кызы Латыйпова, Фәндәлия Вәнсит кызы Басыйрова, Гөлнара Вил кызы Бакиева кушылды.
Изге күңелле райондашларыбыз “Гаилә” хезмәтенә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләр өчен мәктәп кирәк-яраклары, аяк киемнәре һәм башка әйберләр тапшырган.