

“Һәр җыелыш Коръән аятьләрен укып башланса, хәерле булыр” – диде Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин. Бу утырышны Дильшод Касыймходжаев ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә чыгарылды: мәчетләрдә дин нигезләрен укыту, гошер сәдакасын тапшыру һәм Аллаһ йортлары эшчәнлеген артабан җәелдерү.
Халыкны дини гыйлемгә җәлеп итү турында сүз алып барылганда дини укулар оештыру, аларча төрле яшьтәге райондашларны җәлеп итү турында сүз барды. Икенче мәсьәлә – гошер сәдакасын җыюны оештыру иде. Гошер сәдакасы – ул Аллаһы Тәгаләбез яралдырган туфракта үскән яшел-җимешләр, хәләл көч белән әзерләнгән ризыклар, сый-нигъмәтләрне мохтаҗларга, балалар һәм картлар йортларына, мәдрәсәләргә һәм ислам мәктәпләренә тапшыру. Күп райондашларыбыз бу изге эштә зур теләк белән катнашып килә икән – бу бик сөенечле күренеш. Шундый изгелекләрне ешрак һәм күбрәк кылырга тырышсак иде. Җыелыш ахырында районыбыз мәчетләре эшчәнлегенә һәм халыкка хезмәт итү тәртипләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.