

Дәүләт Думасы «Русия Федерациясендә мәгариф турында»гы Законга шундый төзәтмәләрне кабул итте.
Сүз бердәм федераль белем бирү программалары турында бара. Ул база дәрәҗәсе, мәктәпләргә аннан түбән төшәргә ярамый.
Берничә фән: рус теле, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укытуның бердәм стандарты барлыкка киләчәк.
Шулай ук 2023 елның 1 сентябреннән Русия югары уку йортларында һәм мәктәпләрендә хәрби әзерлек нигезләрен кертү планлаштырыла.
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, модульне теге яки бу курста программага кертү турындагы карарны югары уку йорты мөстәкыйль кабул итә.
Мәгариф министрлыгы узган ел ахырында 10-11 сыйныфлар өчен мәктәпләрдә белем бирүнең федераль программасын раслады, анда тормыш иминлеге нигезләре – ОБЖ курсының ике варианты тәкъдим ителгән. Берсе - төп һәм гадәти куркынычсызлык буенча бүлекләрне үз эченә ала. Икенчесендә «Башлангыч хәрби әзерлек элементлары» модуле бар.
2023 елда югары уку йортларына бюджет урыннарына 590 мең кеше керә алачак. Урыннарның 73 проценты төбәк вузларына бүленгән. Урыннар саны буенча лидерлар – инженерлык һәм техник юнәлешләр, педагогика фәннәре, җәмгыять һәм медицина юнәлешләре.
Чыганак - Башинформ