+28 °С
Болытлы


1 сентябрьдә, Белем көнендә, Башкортстанда һава торышын антициклонның тыл өлеше билгеләячәк. Һава температурасы көндез +15° +20 булуы көтелә. Кыска вакытлы явым-төшем булуы мөмкин.
Менә шулай, дуслар. Әле теге атнада гына эссегә чыдаша алмый изаландык. Инде салкынайтты. Кайберәүләр инде җәйге эсселәрне сагына башлады.
Алдагы көннәрдә һава температурасы күтәрелә, дип ышандыра, синоптикалар.
Лиана Ханмурзина әзерләде.