ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 август 2023, 07:25

Педагоглар тәҗрибә уртаклашты

«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 29 августта Уфа районы Шамонино урта мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре педагоглары өчен республика семинары узды.

Педагоглар тәҗрибә уртаклаштыПедагоглар тәҗрибә уртаклашты
Педагоглар тәҗрибә уртаклашты

Анда безнең районнан «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрен булдыру һәм эшләтү буенча муниципаль координатор Л.Х. Әхмәдуллина, Юмаш урта мәктәбе үзәге җитәкчесе Г.Р. Мостафина һәм быел “Үсеш ноктасы” үзәге ачу планлаштырылган Яңа Балтач урта мәктәбе укытучылары А.М. Исламов, Р.Г. Ситдыйкова катнашты. Очрашу нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Семинар барышында хезмәттәшләр проект чикләрендә алынган җиһазларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, робототехника, “Физика”, “Химия”, “Биология” бүлекләре буенча осталык дәресләре күрсәттеләр.

Педагоглар тәҗрибә уртаклашты
Педагоглар тәҗрибә уртаклашты
Педагоглар тәҗрибә уртаклашты
Педагоглар тәҗрибә уртаклашты
Автор:
Читайте нас